Бүген “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында яшькомбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” 8 нче республика конкурсы ачылды.
Аны ачу тантанасында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиулловсәламләү сүзе белән чыкты. «Игенче һөнәре – тыныч һәм иҗади хезмәт. Мин сезне үзебезнең җирдә күрүемә шатмын. Сез монда килгәнсез икән, сез инде җиңүчеләр», – дип әйтте Рәмис Сафиуллов һәм конкурста катнашучыларга уңышлар теләде.
Монда шулай ук ярышларның баш судьясы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Василий Демьянов һәм техникум директоры Илдар Фәткуллов чыгыш ясадылар.
Ярышлар флагын күтәрү бәхете 2015 елгы конкурста Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖеннән җиңүче дип танылган Александр Грачевка эләкте.
Конкурста яшь комбайнчылар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю вакытында хезмәтне саклау буенча теоретик сорауларга, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Конкурсның практик өлешендә катнашучылар комбайнның технологик һәм техник төзелеше буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышларда республиканың 15 муниципаль районыннан 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашты. Алар, 2016 елгы урып-җыю чорында иң күп ашлык суктыручылар буларак, сайлап алу этабын узган иделәр.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе ярдәмендә оештырдылар. Ярышларның максаты – эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшь кадрларны кызыксындыру, авыл хуҗалыгында югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү.
Иртәгә, 23 сентябрьдә, ярышларга йомгаклар ясала һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.