Татарстанга эш визиты белән Приморье крае делегациясе килде

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстанга Приморье краеннан төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек департаменты директоры Денис Бочкарев җитәкчелегендә делегация эш визиты белән килде.

Делегация составында шулай ук Приморье краеның Лицензияләү һәм сәүдә департаменты директоры урынбасары Татьяна Шивыдкина, Владивосток шәһәре администрациясенең Муниципаль мәгариф учреждениеләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Роман Сигида, «Тармак тукландыру институты» ФО (НО) вице-президенты Сергей Маслов бар.

Приморье крае делегациясе бүген Казан шәһәренең «Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты»МУПендә булды. Кунаклар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов йөрде.

Әлеге Департамент гомуми белем бирү мәктәпләрендә, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау оешмаларында, Казан Суворов хәрби училищесында тукландыруны оештыра.

Департамент составында ризыклар әзерләү белән шөгыльләнүче ике фабрика, «Юрюзань» кафесы, азык-төлек складлары комплексы, ит ярымфабрикатларын җитештерүче һәм сыер маен (ак майны) фасовкалау цехлары бар.

«Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» МУП генераль директоры Гүзәл Ананьева Приморье крае кунакларын предприятие объектлары белән таныштырды. Алар тукландыру комбинатын, азык продукциясен һәм азык-төлек чималын тикшерү лабораториясен, азык-төлек складларын карадылар.

Лабораториядә азык-төлек чималына да, чи ашамлыкларга да (ит, балык, яшелчәләр, җиләк-җимешләр һ.б.), шулай ук мәктәп ашханәләреннән һәм ризык әзерләүче фабрикалардан әзер ашамлыкларга да анализ ясала.

Приморье крае делегациясе бүген шулай ук “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖнең эше белән дә танышты.

Иртәгә, 22 сентябрьдә, делегацияне «Нократ таңнары” ("Вятские зори") агрофирмасы” ҖЧҖенә, Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы» ҖЧҖенә һәм «Кама Беконы» ҖЧҖенә алып бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International