Республикада техник культураларны җыю двам итә. 21 сентябрьгә 23,3 мең га (планнан 37%) мәйданнан 753,5 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш – 323 ц/га.
Бәрәңге 2,8 га (36%) мәйданнан 56,8 мең тонна чыгарылган, уртача уңыш – 200 ц/га.
Рапс 103,3 мең га (93%) мәйданда 64,6 мең тонна суктырылган, уртача уңыш – 6,3 ц/га.
Ашлык кукурузы 21,3 мең га (22%) мәйданда 74,1 мең тонна суктырылган, уртача уңыш – 34,7 ц/га.
Киләчәк ел уңышы өчен көзге культуралар 577,1 мең га (97%) мәйданда чәчелгән, шул исәптән бодай – 372,1 мең га, көзге арыш – 193 мең га.