2016 елның 26 – 28 октябрендә Белгород шәһәрендә «АгроИдарә - 2016» («АгроУправление - 2016») V юбилей халыкара тармак конференциясе узачак. Чара Белгород өлкәсенең Агросәнәгать комплексы департаменты ярдәмендә уздырыла.
Конференциянең максаты – чит ил технологияләрен үзебезнең эшләнмәләргә алыштыру үрнәкләрен, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен инновацияләр кулланучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы тәҗрибәсен, аларның ресурслардан ничек файдалануын, авыл хуҗалыгы җирләреннән, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану мониторингын, уңышны онлайн тикшереп торуны күрсәтү.