Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислек итүендә киңәшмә узды. Анда Татарстанда бәрәңге эшкәртү заводын төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов,Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, «ТатНИИСХ»ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, “Зеленодольск Даль-Кама” ит эшкәртү комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Гоча Кварацхелия, Голландия компаниясе вәкилләреАртем Вардересян, Вим Лоддерс һәм башкалар катнашты.
Бәрәңге эшкәртү заводы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында төзелергә мөмкин.Заводның 1 нче этаптагы куәте – елга 15 мең тонна фри һәм 4 мең тонна вакланган (уылган) бәрәңге (хлопья) җитештереләчәк. Моннан тыш, калдыкларыннан 8 мең тонна терлек азыгы һәм 500 тонна крахмалчималы әзерләнәчәк. Моның өчен 30 мең тонна кондицион һәм 15 мең тонна кондицион булмаган бәрәңге кирәк булачак. Киләчәктә завод елга 60 мең тоннага кадәр бәрәңге кабул итәчәк.
Фри өчен бәрәңге орлыгы җитештерү белән «Алчак» ҖЧҖ һәм «ТатНИИСХ» ФДБФУ шөгыльләнәчәк.
Яңа завод 2018 елның сентябреннән эшли башлар дип планлаштырыла.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бик кыска срокларда проектның бизнес-планын төзергә кушты. Бу мәсьәлә буенча алдагы фикер алышу 2016 елның 10 октябренә билгеләнә.