Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовкатнашында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләренә багышланган брифинг узды.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 10 сентябрьдән Казанда, Чаллы шәһәрләрендә, Зеленодольск районының «Новая Тура» комплексы территориясендә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды», – дип билгеләп үтте Николай Титов. – Алар һәр шимбәдә 24 декабрьгә кадәр булачак».
Казанда ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында уздырыла, Чаллыда – өч мәйданчыкта. Спикер хәбәр итүенчә, республика әһәмиятендәге шәһәрләр һәм район үзәкләре шулай ук шундый ук ярминкәләр оештыралар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча чатыр ярминкәләренең беренчесе ачылды, алар җидәү булачак, ул Казанның Яңа Савин районындагы Академик Лаврентьев урамында урнашкан. «Бүгенге көнгә безнең бурыч –бу мәйданчыкны эшләп бетерергә, барлык ооештыру мәсьәләләрен хәл итәргә», – диде министрның беренче урынбасары.
Шуны да әйтергә кирәк, мондый мәйданчыкларда крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре вәкилләре үз продукциясен һәркөнне сата алалар. Шундый мәшйданчыклар Казанның һәр районында булачак.
Николай Титов 2015 елда уздырылган ярминкәләр турында сөйләде: үткән ел 34 ярмаркә уздырылган, аларга 1,5 млрд. сумлык диярлек продукция китерелгән. Быел 16 гыйнвардан 7 майга кадәр 17 ярминкә үткәрелгән, аларга 700 млн. сумлык диярлек продукция китерелгән.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә тәкъдим ителгән бәяләр сәүдә челтәрләре белән чагыштырганңда уртача 20–30%ка түбәнрәк, кайбер әйберләрнеке аннан да күбрәк», – дип ассызыклады спикер.
Мәсәлән, бер килограмм томатны ярминкәләрдә уртача 21 сумнан алырга мөмкин, ә сәүдә челтәрләрендә – уртача 54 сум, процентлардагы аермасы - 157%. Кәбестә белән дә хәлләр шулайрак, монда бу күрсәткеч125% тәшкил итә, бәрәңге – 70%, кишер – 66% һәм башкалар.
«Ярминкәдә катнашучыларга, узган еллардагы кебек үк, республика җитәкчелеге тарафыннан транспорт чыгымнары кайтарылачак, – дигән мәгълүмат бирде Николай Титов. – Ярминкәләргә бару-кайту акчалары кире кайтарылу бик мөһим мәсьәлә, алай булганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз әйберләрен аларның үзкыйммәте хакына сата алалар».
2015 елдагы 34 ярминкә йомгаклары буенча республика бюджетыннан транспорт чыгымнарын кире кайтаруга 29,4 млн. сум акча бирелгән.
«Элек ярминкәләрне оештыру кыенрак иде, ә соңгы елларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре аларга бик теләп киләләр. Бу бит үз продукцияңне сату өчен өстәмә мөмкинлек», – дип билгеләп Николай Титов.
Бүгенгә сентябрьдә ике ярминкә (10, 17 сентябрьдә) уздырылды, аларга 120 млн. сумнан артык продукция китерелгән.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, ярминкәләрне анализлаудан күренгәнчә, иң зур ихтыяҗ шикәр комына, бәрәңгегә, яшелчәләргә, иткә, сырга, ак майга, сөткә һәм сөт продукциясенә.
«Ярминкә чараларын оештырганда без Казан, Чаллы шәһәрләренең башкарма комитетлары белән уртак тел табып эшлибез. Кешеләр дә ярминкәләргә бик теләп йөриләр, 2017 елда сатып алучылр тагын да күбрәк булыр дип көтелә, – диде спикер. – Продукция дә җитәрлек, халык та канәгать».
Быел Татарстанда 4 миллион тоннадан артык ашлык җыелды, кукуруздан тыш, бәрәңге, кишер, кәбестә, шикәр чөгендере һәм башка культуралар уңышы да яхшы булырга ошаган.
Ярминкәләрдә катнашучыларны барлау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкрет мәйданчыкларны муниципаль районнарга һәм республиканың АПК оешмаларына беркетәләр. «Күпчелек авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре безгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр, – дип сөйләде Николай Титов. – Килештерү процедурасы да катгый, бар нәрсә дә контрольдә булырга тиеш. Ярминкәдә катнашырга теләүче гариза яза, без аны карыйбыз, продукциясенең сыйфатын тикшерәбез. Шулай итеп товарның сыйфатына гарантия бирәбез».
«Ярминкәләрдә елдан-ел сәүдә культурасының дәрәҗәсе арта бара», – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. Сатучыларның медицина кенәгәләре, форма киеме, башларында яулыклар булу мәҗбүри, өстәлләр, эскәтерләр, үлчәүләр булырга тиеш, товарларның бәяләре күрсәтелгән булырга тиеш. Китерелә торган продукциянең ветеринария документлары булырга тиеш.
Брифингта Николай Титов журналистлар сорауларына җаваплар бирде.
«Ярминкәләрдә кешеләр үз культураларын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. Һәр район үзен күрсәтергә тырыша. Милли киемнәр, җырлар нәкъ менә авылларда сакланып кала бит. Ә ярминкәләргә төрле яшьтәге кешеләр йөри», – дип сөйләде министрның беренче урынбасары.
«Сәүдә челтәрләренә үтеп керү бик авыр. Анда керер өчен продукция күп кирәк. Монысы инде киләчәк мәсьәләсе. Ә ярминкәләр – социаль проект ул. Сәүдә челтәрләрендә без андый түбән бәяләр дә куя алмыйбыз», – диде министрның беренче урынбасары.
«Ярминкәләргә килүчеләр саны елдан-ел арта, аның санын төгәл әйтеп тә булмый. Бер генә мисал, һәр шимбәдә ярминкәләр уза торган “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖенә йөрүчеләр саны айга 300 меңгә кадәр җитә», – диде Николай Титов.