18 нче «Алтын көз – 2016» агросәнәгать күргәзмәсе алдыннан илебез башкаласы Мәскәүдә 23 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр гастрономия фестивале узачак, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештыра.
Россиянең барлык төбәкләреннән китерелә торган сыйфатлы продуктларны – яшелчәләр, ит, балык, сыр һәм башкаларны – бөтен шәһәр буенча урнаштырыла торган 49 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак, шулардан 24 фестиваль мәйданчыгы башкала үзәгендә ачыла.
Башкала үзәгендәге фестиваль мәйданчыкларында төп азык-төлек продуктларына багышланган “Балык та, ит тә” дигән махсус гастрономия программасы узачак. Программаның беренче этабы – «Ит атнасы» 23 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр барачак, аннары – «Сыр көннәре» – 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр һәм 3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр була торган “Балык атнасы” белән тәмамланачак.
«Ит атнасы»нда гадәттә сатып алына торган традицион ит продуктлары белән бергә «Праймбиф» мраморитен, бәрән итен, куян итен, ит деликатесларыннан – ямал боланы, аю, кабан һәм кыр кәҗәсе (косуля) итен сатып алырга мөмкин булачак. Төрледән-төрле кош ите – тавык, күркә, мысыр тавыгы (цесарка) һәм бытбылдык, төрле консервлар һәм паштетлар, шулай ук ветчина һәм казылык кебек эшкәртелгән ит продуктлары булачак.
Танылган пешекчеләр, җитештерүче компанияләр вәкилләре фестивальгә килүчеләр өчен популяр артистлар һәм алып баручылар катнашында кулинария буенча мастер-класслар күрсәтәчәкләр.
Гадәттәге сәүдә “шале”ларыннан тыш, Революция мәйданында ачык өч эко-чатырда ачык шәһәр базары җәелдереләчәк. Шунда ук шоу-сәүдә форматында эшли торган ит кибете ачылачак: профессиональитчеләр барлык теләүчеләргә стейкның нидән һәм ничек әзерләнүен күрсәтәчәкләр.