Әгерҗе ит комбинатының җитештерү куәте елдан-ел арта

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Әгерҗе ит комбинатының җитештерү куәте елдан-ел арта. «2011 елда без көнгә 20 баш терлек суя идек, хәзер исә бу сан 90-100 башка җитә. Шулай ук кадрларның һөнәри осталыклары да арта бара», – дип сөйли ит комбинаты директорының җитештерү буенча урынбасары Андрей Сафин.

Ике ел элек предприятие продукция сыйфатының халыкара НАССР системасы буенча бәяләнүенә Сертификат алды, ул ит комбинаты продукциясен халыкара ит базарында сату хокукын бирә.

«Терлек суюдан тыш, без итне иттарткычтан чыгару белән дә шөгыльләнәбез. Җитештерүдә биологик модификацияләнгән өстәмәләрсез, бары тик сыйфатлы чимал гына кулланыла. Бу продукцияне Казан, Чаллы, шәһәрләренең, Әгерҗе районының балалар учреждениеләренә җибәрергә мөмкинлеген бирә», –дип сөйләде Андрей Сафин.

Бүген ит комбинатында 150гә якын кеше эшли. Озакламый монда яңа шундый цех ачылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International