Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы – кукуруз силосы һәм фураж ашлыгы әзерләү һәм аларның сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Семинарда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре, аграр юнәлештәге уку йортлары вәкилләре катнашты.
Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Ул азык әзерләү срокларын һәм аларны саклауга салу технологияләрен үтәүнең мөһимлегенә басым ясады.
«Агымдагы ел бик продуктив булды, – дип хәбәр итте Нәҗип Хаҗипов. – Бүгенгә республикада шартлыча бер баш терлек өчен 30 центнер азык тупланган».
Бәйсез консультант, доктор Хорст Ауэрбах (Германия) үз нотыгында кукуруз силосын әзерләүнең төп аспектларын чагылдырды, кукурузны силоска салганда җибәрелә торган төп хаталарны һәм икътисадыйюгалтуларны билгеләп үтте.
Ул кукурузны силос, ашлык өчен җыю үзенчәлекләре һәм фураж ашлыгын һәм кукуруз ашлыгын саклауны арттыру юллары турында сөйләде.
«ТатЛаваль» ҖЧҖ консультанты Илназ Шәрипов кукуруздан азык әзерләгәндә консервантлар куллануның икътисадый аспектлары турында сөйләде.
Терлек азыгын тикшерү буенча BLGG AgroXpertus b.v. лабораториясе филиалы башлыгы Надежда Байман тупас азыкларның сыйфатын бәяләүнең заманча системалары, 2015 елда Россия территориясендә кукуруз силосын анализлау нәтиҗәләре һәм BLGG AgroXpertus b.v. лабораториясендә уздырылган анализлар нәтиҗәләрен расшифровкалау турында сөйләде.