6 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Идел буе округы буенча мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.
Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, Россия төбәкләре мелиорация тармагының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар 5 августта тармакның кайбер объектлары белән таныштылар. Алар«ТатНИИСХ» ФДБФУнең сугару системаларын, «Хәерби» КФХның, «Бөреле» ЯАҖенең сугарулы җирләрен, Лаеш, Нармонка һәм Арча су системаларын карадылар.
Семинарның икенче көнендә, 6 августта, мелиорациянең актуаль мәсьәләләре, әлеге тармакның торышы һәм аны Россиядә киләчәктә үстерү буенча фикер алыштылар. Мелиорация өлкәсендә Татарстан Республикасының уңай тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.
«Без күргән бөтен процесс – бу хакимиятнең, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең һәм мелиораторларның үрнәк рәвештә бердәм эшләү нәтиҗәсе. Министрлык программасының тулы куәткә эшләвен һәм аның кешеләргә файда китерүен, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең мул уңышын күрү мине сөендерде», – дигән нәтиҗә ясады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков.
Журналистлар сорауларына җаваплар биреп, Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков, 2017елда Татарстанның мелиорация тармагын үстерүгә федераль бюджеттан бүленә торгпн акчалар күләмен арттыру планлаштырыла, диде. Быел 49,5 млн. сум бирелде.
«Проблема бигрәк тә республикадагы 2010 елгы корылыктан соң актуаль булып китте. Климатик күрсәткечләр буенча Татарстан 250 километр көньяккарак “авышты”. 2010 елдан башлап 25 мең гектардан артык сугарулы җирләр файдалануга кертелде, – дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Бүгенгә республика халкы бәрәңге һәм яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителгән».