2016 елның 27 маенда 14.00 сәгатьтә «Авыл хуҗалыгы культураларының чыгыш һәм үсеш чорында чәчүлекләрне карау» темасына онлайн-семинар узачак. Семинарда авыл хуҗалыгы культураларын сугару мәсьәләләре, бөртекле культураларның үсеш үзенчәлекләре һәм чәчүлекләрне карау мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, төрле темаларга онлайн-семинарлар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.