Министрлыкта крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бу елның 19-20 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Грантларның гомуми суммасы 85 млн.7 мең сум тәшкил итә, шулардан 59 млн. 505 мең сум (70%) федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан конкурска кертелгән 93 крестьян (фермер)хуҗалыгыннан 15 муниципаль районның 28 крестьян (фермер) хуҗалыгы грантларга ия булдылар. 670 сыерга исәпләнгән 9 сөтчелек фермасына, 1220 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән 11 терлек симертү фермасына, 7 мең каз һәм 5 мең күркә тоту өчен 4 кошчылык фермасына, 800 башка исәпләнгән 2 сарык фермасына һәм 400 башка исәпләнгән 2 ат фермасына финанс ярдәме биреләчәк. Җиңүчеләр 1830 мең сумнан 4263 мең сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.

Республикада шул грантлар акчаларына 22 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк, өстәмә рәвештә 799 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 213 сыер), 310 сарык, 99 ат, 8 меңнән артык кош-корт сатып алыначак. Программа шартлары нигезендә җиңүче КФХ башлыклары тарафыннан өстәмә 84 даими эш урыны булдырылачак.

Моннан тыш, конкурста җиңүчеләр әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алу өчен «Лизинг-грант» программасы буенча Татарстан Республикасы Икътисадминистрлыгы конкурсында катнаша алалар, анда җиңүчеләр лизинг шартнамәсе нигезендә аванс түләве буенча фактта тотылган чыгымнарны ташламалы шартларда кайтару хокукына ия булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International