Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республика күләмендә сөт җитештерү буенча иң алда баралар. Бу елның 24 маенда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 193 тонна сөт савылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, Кукмара муниципаль районы терлекчеләре һәркөнне тулаем сөт җитештерү күләмен 200 тоннага кадәр җиткерергә дигән бурыч куйганнар. Бу бурычны үтәп, алар Татарстан сөт терлекчелеге тарихында яңа сәхифә ачалар.