Марат Әхмәтов: «Идел буенда халыкара Кыр көннәре» күргәзмәсе — тәҗрибә алмашу һәм элемтәләр урнаштыру өчен уникаль мәйданчык»

2016 елның 24 мае, сишәмбе

24 майда «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә урнашкан тәҗрибә кырларында «Идел буенда халыкара Кыр көннәре-2016» 2 нче технологик агрокүргәзмәсенә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «ТатНИИСХ»ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм күргәзмәдә катнашучылар вәкилләре катнашты.

Чара барышында анда катнашучылар «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларындагы авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карадылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов аларның торышын уңай бәяләде.

Шулай ук республикада язгы кыр эшләренең барышы һәм «Идел буенда халыкара Кыр көннәре-2016» күргәзмәсенә әзерләнү, аерым алганда, күргәзмә объектларын урнаштыру һәм аларны килүчеләргә күрсәтү турында фикер алышу булды.

«Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнде диярлек, һәм ул бик оешкан төстә барды, - дип белдерде Марат Әхмәтов. - Быел без бик югары бурыч куйдык - «Три по 100» программасын гамәлгә ашыру (ашлык кукурузы, рапс һәм көнбагыш чәчү – һәр культурага 100әр мең гектар), һәм ул үтәлде».

Министр әйтүенчә, бу культуралар өлгерү өчен шактый вакыт таләп ителә.

«Авылның үз фәлсәфәсе. Язгы кыр эшләре якынлаша башлагач, күп проблемалар һәм бурычлар килеп чыга, әмма авыл кешеләре боларны хәл итү өчен вакытында оеша беләләр», - дип ассызыклады ул.

«Хәзер чәчүлекләрне карау һәм уңыш булдыру өчен системалы актив эш алып барыла. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы елы уңышлы булырга тора. Әгәр табигать безгә карата хәерхаһлы булса, мул уңыш җыеп алырга өметләр зурдан», - диде Марат Әхмәтов.

«Идел буенда халыкара Кыр көннәре» күргәзмәсенә килгәндә, ул Россия һәм башка илләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында тәҗрибә алмашу һәм элемтәләр урнаштыру өчен уникаль мәйданчык, дип билгеләп үтте министр.

Былтыр бу күргәзмәгә 10 меңгә якын кеше килгән иде.

Исегезгә төшерәбез, «Идел буенда халыкара Кыр көннәре-2016» 2 нче технологик агрокүргәзмә 2016 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International