2016 елның 24 маеннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2016 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурслар башланды.
АПК предприятиеләре, эре агрофирмаларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, шобага салу юлы белән билгеләнә.
Комиссия тарафыннан азык әзерләү техникасын кабул итү «Комбайннар парадын» үткәрү юлы белән башкарыла, комиссия аша шулай ук печән әзерләү техникасы, вакланган массаны ташу чаралары, сенажтраншеялары да уза. Шулай ук терлек азыгын әзерләү чорында хезмәтне саклау мәсьәләләре һәм хезмәткәрләрнең мотивацияләре дә карала, аларны әзерләүнең эш эш планнары бәяләнә.
Эш йомгаклары буенча комиссия тарафыннан бәяләү күрсәткечләре һәм фотохисаплар белән беркетмәләр төзелә.