Узган атнада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасарыДжамбулат Хатуов Идел буе федераль округында чәчү кампаниясен үткәрү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе уздырды.
Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе - сугару системаларын су сиптерү сезонына әзерләү.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында сугару системалары әзерлегенең торышы турындагы мәгълүмат белән «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин чыгыш ясады.
Ул, барлык федераль сугару системалары сезонга вакытында әзерләнде, су суырту станцияләрендәремонт эшләре башкарылды, магистраль торбаүткәргечләр сынау узды, дип сөйләде. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән төзелгән шартнамәләр буенча иртә өлгерә торган яшелчә культураларына су сиптерелә, шулай ук эре терлекчелек комплексларының агынтылары утильләштерелә.
Марс Хисмәтуллин республикада 2020 елга кадәр мелиорацияне үстерү буенча федераль максатчан программаның гамәлгә ашырылуы турында әйтеп узды, аның буенча соңгы елларда 30 мең гектардан артык җир торгызылды, диде.
Федераль мелиоратив системаларны проектлау һәм торгызу эшләре бара. Агымдагы елда реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырылган ике сугару системасы (Тукай һәм Саба районнары) 2015 елда вакытыннан алда 1100 гектар мәйданда файдалануга кертелде.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Татарстанда мелиорация эшенеңяхшы оештырылуын билгеләп үтте һәм Татарстан мелиораторларының эшенә югары бәя бирде.