2016 елның 7 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 810,9 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 46% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 530,1 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (36,2 мең га яисә 71%), Сарман (32,1 мең га, 58%), Азнакай (30 мең га, 46%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 574 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 55% (2015 елда - 396 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 164,8 мең га яисә фаразга карата 37% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 64,5 мең га), арпа - 285,4 мең га яисә 80% (2015 елда - 251,3 мең га), солы - 50,8 мең гаяисә 81% (2015 елда – 44 мең га), борчак - 41,9 мең га яисә 76% (2015 елда - 25,5 мең га), ашлык кукурузы -24,9 мең га яисә 27% (2015 елда - 7,2 мең га), силос өчен кукуруз - 6,7 мең га яисә 4% (2015 елда – 4,2 мең га).
Рапс 12,8 мең га яисә 11 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 5,7 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 47,7 мең га яисә фаразга карата 43% (2015 елда — 13,8 мең га).
Шикәр чөгендере 38,5 мең га яисә планнан 61% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 22,7 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 124,8 мең га яисә 46% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 86,5 мең га).