Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын үтәүнең барышы буенча фикер алыштылар

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 9 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыда видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын үтәү мәсьәләләре каралды.

Киҗәшмәдә министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Марат Зәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ГКУ башлыгы урынбасары Айдар Мортазин, «Татагропромстрой» ААҖ генераль директоры Ирек Закиров, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук инвестиция компанияләренең җаваплы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International