Татарстанга Россиядән һәм чит илләрдән мелиораторлар җыелды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия (МКИД) президенты, доктор СәидНаиризи һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмәсе һәм “Эшкуарлык – Россиянең үз-үзен тәэмин итүенә юл” Конгрессы эшендә катнашу өчен Казанга килделәр.

Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм «Татмелиорация» ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков каршылады.

24 июньдә МКИД президенты һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармак департаменты җитәкчесе Конгрессның пленар өлешендә чыгыш ясаячаклар, аннары республиканың төзелә торган һәм гамәлдәге эре мелиоратив объектларында булачаклар.

25 июньдә доктор Сәид Наиризиның төбәк агросәнәгать комплексы җитәкчесе белән очрашуы планлаштырыла, шулай ук Казан дәүләт аграр университетында булачакмонда ул студентлараспирантлар һәм профессорлар-укытучылар составы өчен «Дөньякүләм азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәмелиорациянең роле» темасына ачык лекция үткәрәчәк.

Мелиорация тармагы Татарстан Республикасы өчен зур социаль-икътисадый әһәмияткә ияһәм аны үстерү тәҗрибәсенә үзебездә дә, шулай ук МКИД дәрәҗәсендә дә ихтыяҗ зур. МКИДның эшчәнлеге су һәм җир ресурслары белән идарә итүне яхшырту, сугарулы һәм дренажлана торган җирләрнең продуктлылыгын арттыру юлы белән бөтен дөньяда кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итүне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Соңгы дүрт елда гына да республикада 320 гидротехник һәм эрозиягә каршы корылма төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 21,5 мең га сугарулы җир куллануга кертелгәнсуга 800 артезиан скважинасы борауланган һәм 600 километрдан артык суүткәргеч торбасы салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International