Аны «ВЗП-Билярск» ҖЧҖнең арыш кырында район башлыгы Равил Кузюров һәм «Агроинвест» ИК” ҖЧҖнең генераль директоры Рәис Сөләйманов каршы алды.
Министр арыш кырының торышы белән танышты һәм туфракта барлыкка килгән ярыкларга игътибар итте. Отряд башлыгы Рәшит Сафин моны яңгырлар булмау аркасында дип аңлатты. Район башлыгы әйтүенчә, монда 9 майдан соң яңгырлар урыны-урыны белән генә яуган.
Марат Әхмәтов, республиканың башка районнары белән чагыштырганда, Нурлат районы кырларының торышы яхшы уңышка өмет бирә, диде. Районда шикәр чөгендере плантацияләренә аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады. «Бу культураның безне уңайсыз хәлдә калдырганы булмады әле», дип билгеләп үтте министр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кырлар өстеннән очуны дәвам итте.