“Идел буенда халыкара кыр көннәре” дәрәҗәле күргәзмә-форумы беренче мәртәбә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә базасында узачак. Ул 2015 елның 24 - 26 июнендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәмТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Германия авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) белән берлектә үткәрелә. Анда 20 илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән кунаклар булыр дип көтелә, аерым алганда, фәнни-тикшеренү институтлары, университетлар, эреагрохолдинглар вәкилләре килергә тиеш.
Әлеге чарага әзерлек эшләре 1,5 элек башланган иде инде. Катнашучылар заказы буенча туфрак, көзге, язгы һәм техник культуралар чәчүлекләре әзерләнде, вегетация чорында үсемлекләрне ашламалау, авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәрдән яклау буенча кирәкле чаралар күрелде, сугару эшләре башкарылды.
Бу эшкә институтның селекция үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Айтуган Хаҗиев җитәкчелегендәге яшь галимнәр төркеме алынды. Яшь галимнәр һәм белгечләр берничә мәртәбә Германиядә булып кайттылар һәм шундый дәрәҗәдәге күргәзмәләрне үткәрү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Эштә институтның бөтен коллективы катнаша, шул исәптән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары Илдар Гилаев, Фәридә Зиннәтова, Евгений Крупин, фәнни хезмәткәрләр Гөлназ Вәлиуллина, Фәридә Хәкимуллина, Гөлсия Шәрипова, Госман Яруллин, механизаторлар Александр Буянов, Марат Хөсәенов һәм башкалар.
Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар күрсәтеләчәк. Экспонентлар авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын, шул исәптән арыш, шикәр чөгендере, көнбагыш, җиләк-җимеш, яшелчә һәмдекоратив культуралар үстерү технологияләрен күрсәтәчәкләр. Программаның төп чарасы – уҗым культураларын игү технологияләре буенча конкурс үткәрү, анда 4 чит ил һәм 3 Россия фирмасы катнашачак.
Оештыручылар, күргәзмә профессионаллар өчен дә, башкалар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйлар.