Кадерле дуслар!
Сезне Россия Көне белән котлыйм!
12 июнь – безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле көн. Ул - Ватаныбызның үткәне һәм киләчәге арасындагы өзлексез элемтәләр, күпмилләтле Россия халкының бердәмлек һәм дуслык символы. Без бөек Россиянең әһәмиятле вакыйгаларга бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланабыз, аның данлы традицияләрен саклыйбыз һәм бергәләп якты киләчәген төзибез.
Бүген заман безнең алга яңа, гади булмаган бурычлар куя. Үзебезнең аграр тармакны һәм балык хуҗалыгы комплексын югары табышлы һәм конкуренциягә сәләтле итәр өчен, импортны тиешенчә алмаштыру һәм илебезнең азык-төлек иминлеге мәсьәләләрен оптималь хәл итәр өчен күп көч куярга кирәк. Без, бер-беребезгә ярдәм итеп, куйган максатларга ирешербез һәм яңа үрләр яуларбыз, дип ышанам.
Бүгенге бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, эшләрегездә, гаиләләләрегездә иминлек һәм бәхет телим!
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры А.Н.Ткачев