Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы: авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә кече хуҗалыклар активрак катнаша башлады

2015 елның 5 июне, җомга

Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендәге вәзгыять Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының даими контролендә тора.

Дәүләт тарафыннан башкарыла торган авыл хуҗалыгы иминләштерүе Россия Федерациясенең иминият базарында аерым урын алып тора. Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан җитештерелә торган продукцияне төрле хәвеф-хәтәр очракларыннан яклау максатларында гамәлгә ашырыла торган икътисадый һәм оештыру системасыннан гыйбарәт. Авыл хуҗалыгыиминләштерүе күрсәткечләре буенча Россия шактый дәрәҗәгә күтәрелде.

2014 елда терлекчелек өлкәсендә дәүләт иминләштерүе шартнамәләре 526 хөҗалык белән төзелде, бу күрсәткеч узган елга караганда 41,8%ка артыграк. Шартнамәләр төзегән КФХ һәм ИПлар 2,5 мәртәбә артты. Шартнамәләр төзегән барлык хуҗалыкларның 18,4%ын тәшкил итәләр.

Иминләштерелгән терлекләр саны 2013 елда 1 729,0 мең баш булса, 2014 елда аларның саны 4 303 мең башка җиттте. Артым - 148,9%. шулардан 35 меңе КФХ һәм ИП терлекләре2013 елга караганда 2,7 мәртәбә артык.

Кыр уңышын иминләштерү дә арта. 2014 елда Россия Федерациясе субъектларында дәүләт ярдәмендә уңышны иминләштерү программасында илнең 62 төбәге һәм 44 иминият компаниясе катнашты. 5 827 хуҗалык авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе төзеде, 2013 елга караганда 24,9%ка артыграк, шуның яртысы диярлек(2 385 шартнамә) КФХ һәм ИП тарафыннан төзелгән. Кече хуҗалыкларның катнашуы 2013 ел белән чагыштырганда 21,6%ка артты.

Дәүләт ярдәмендә иминләштерү шартнамәләре буенча чәчү мәйданы 12,8 млн га тәшкил итә, бу 2013 елга караганда 9,4%ка артыграк. КФХ һәм ИПларның иминләштерелгән мәйданы 1,9 млн га, 2013 елга караганда5,5 %ка артыграк .

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәләрен төзүгә кызыксындыру максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы Федераль законга 2014 елда түбәндәге үзгәрешләр кертелде:

2015 елдан башлап иминият түләүләре авыл хуҗалыгы культураларының факттагы уңышын планлаштырганга караганда 25 %ка киметеп башкарылачак, ә күпьеллык үләннәр юкка чыкканда – җир кишәрлекләре мәйданының 30 %тан артыграгы киметеп башкарылачак;

2016 елдан уңышны югалтуның, шул исәптән күпьеллык үләннәрнең, планлаштырганнан 20 %ка һәм аннан да күбрәккә төшерү, шулай ук бердәм бөтенроссия иминиятчеләр берләшмәсен төзү планлаштырыла;

2018 елдан, табигать-климат шартларын исәпкә алып, иминләштерү шартнамәләре буенча дәүләт субсидияләре күләмен исәпләү өчен ставкаларның иң чик күләмнәрен куллану; бәйсез экспертлар эшчәнлеге өлкәсен киңәйтү юлы белән бәйсез экспертиза институты эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру; арадаш (третейский) суд һәм медиация процедураларын гамәлгә кертү планлаштырыла, бу авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәләрен үтәү барышында барлыкка килә торган бәхәсләрне судка җиткермичә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International