Татарстанда яңа кошчылык комплексы төзелә

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Яңа кошчылык комплексы Минзәлә районының Наратлы-Кичү авыл җирлеге территориясендә төзелә башлады. Быел төзүчеләр булачак комплексның дүрт объектын төзергә планлаштыралар. Беренче чиратны гамәлгә кертү белән предприятиедә йомырка сала торган тавыклар үрчетергә җыеналар. Проект буенча кошчылык комплексы территориясендә инкубатор, тавык чалу цехы һәм башка объектлар булырга тиеш.

Барлык корпуслар да файдалануга тапшырылгач, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа комплекста бер тәүлеклек чебешләрдән башлап бройлер чебешләре үрчетергә планлаштыралар. Һәр корпуста 19-20 мең башка кадәр чебеш булачак. 38 көнлек булгач, аларны тавык чалу цехына җибәрәләр. Предприятедә кош итен җитештерүне елга дүрт мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйлар.

Кошчылык комплексы территориясенең гомуми мәйданы 33 гектар тәшкил итә. Бу предприятиене төзү 120 яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International