Татарстанда сабан чәчүе 67 % мәйданда башкарылган

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен 1164,4 мең га мәйданда, ягъни фараздан 67 %ын башкарганнар.

Гомумән республика буенча арпа – 382,2 мең га мәйданда (95%)сабан бодае – 293,8 мең га (62%),  борчак 55,1 мең га (87%) мәйданда чәчелгәнБер көн эчендә республика буенча сабан бодае – 56,8 мең га, арпа – 7,7 мең га, борчак 2,4 мең га җирдә чәчелгән.

 Ашлык өчен кукуруз  21,2 мең га мәйданда чәчелгәнбу фараздан 60% тәшкил итә. Актаныш, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама муниципаль районнары бу культураны чәчүне төгәлләделәр.

 Шикәр чөгендере 51,2 мең га (90%) җирдә чәчелгән, рапс  18,3 мең га (20%) мәйданда.

 Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 194,4 мең га җирдә чәчелгәнбу фараздан 68% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International