Республикада сабан чәчүе 35,1 мең га мәйданда башкарылган

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республиканың 24 районында сабан чәчүләре бара. Чәчү35,1 мең га мәйданда башкарылган.

Солы – 4,5   мең га, арпа 24 мең га мәйданда чәчелгән.

Иң күп мәйдан - 7,1  мең гектардан артык - Сарман муниципаль районында чәчелгән. Сабан чәчүе Нурлатмуниципаль районында – 5,0 мең га, Азнакай муниципаль районында 4,8 мең га мәйданда башкарылган.

Бүгенгә 384,5 мең га мең га мәйданда уҗым культуралары һәм 287,9 мең га мәйданда күпьеллык үлән ашламаланган. Барлык башкарылган эш 62% яисә 672,4 мең га тәшкил итә.

Республика районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау, тырмалау һәм башка эшләр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International