Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең сигезенче утырышы

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 9-10 апрелендә Казанда икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең сигезенче утырышы уза. Россия ягыннан Комиссияне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли, ә Татарстан Республикасыннан Комиссия составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кергән, Венгрия ягыннан Комиссияне Венгриянең тышкы икътисадый багланышлар һәм чит илләр эшләре министрыПетер Сийярто җитәкли.

Әлеге чара кысаларында 2015 елның апрелендә «Корстон» ГТРКда сәнәгать, транспорт һәм төзелеш буенча эксперт төркемнәренең берничә утырышын уздыру планлаштырыла.

2015 елның 10 апрелендә Венгриянең тышкы икътисадый багланышлар һәм чит илләр эшләре министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең рәистәше Петер Сийярто белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның очрашуы, шулай ук тар даирәдә Венгрия, Россия, Татарстан якларының очрашуы планлаштырыла, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасысәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашачак.

Шулай ук «Suvar Plaza» бинасында Казанда Венгриянең Генераль консуллыгын ачу тантанасы булачак һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы күргәзмәсе узачак.

Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең пленар утырышы кысаларында Россия Федерациясенең һәм Венгриянең икътисадый үсеше турында мәгълүмат алмашу, Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең VIII утырышы беркетмәсен имзалау, сәүдә икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Венгриянең Тышкы икътисадый багланышлар һәм чит илләр эшләре министрлыгы арасында Килешүне имзалау булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International