Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 апрельгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республикада тәүлек эчендә җитештерелгән сөтнең тулаем күләме 3197 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 138,7 тоннага, ягъни 5 процентка күбрәк.
Сөт җитештерү күләмнәре буенча Балтач (167,9 т), Кукмара (162,7 т), Арча (158,5 т) һәм Мамадыш (148,1 т) муниципаль районнары алда бара.
Бу ай башына савым 166,9 тоннага арткан.
Бер сыердан уртача тәүлеклек савым иң күбе Әтнә муниципаль районында – 19,7 кг, аннан әз генә калыша Мамадышрайоны – 18,2 кг, Саба һәм Кайбыч районнарында – 17,8әр кг.