Хуҗалыктагы барлык белгечләрнең бердәм эшләве уңышның нигезен тәшкил итә

2015 елның 13 марты, җомга

Кукмара районында “Сөт иле”-Әсәнбаш филиалының «Заря» бүлекчәсе базасында «Яшьтерлекләрнең яхшы сакланышы - җитештерүнең төп нигезе» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Кукмара муниципаль районы администрациясе ярдәмендә оештырды. Семинар-киңәшмәнең максаты – республика ветеринария белгечләрен Кукмара районында эре мөгезле терлекләрне кышлату һәм яшь терлекләрнең сакланышын яхшырту буенча уңышлы эш тәҗрибәсе белән таныштыру.

Семинарда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы АлмазХисаметдиновТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХаҗиповКукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев,Кукмара районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак ХәлиуллинТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эре холдингларның баш ветеринария табиблары катнашты.

Кукмара районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Рифат Кәримуллин “Сөт иле”- Әсәнбаш филиалының«Заря» бүлекчәсе базасында эре мөгезле терлекләрне кышлатуны оештыру һәм яшь терлекләрнең сакланышын яхшырту өчен кулланыла торган ысуллар белән таныштырды.

Хуҗалыктагы барлык белгечләрнең бердәм эшләве уңышның нигезен тәшкил итә, дип саный Рифат Кәримуллин. Барлык белгечләр дә стандарт чаралар комплексын башкарырга тиеш, болар: баланслы дөрес тукландыру, вактында вакцинация ясауясалма аталандыру. Болар барысы бергә терлеклекләрне саклап калуга ярдәм итә.

Район хуҗалыкларында тагын «буш — буш түгел» принцибы кертелгән.   Бу - бинаны бушаткан арада җыештыру, дезинфекция ясауны аңлата. Андый биналар бер ай чамасы буш тораМонда бозаулату урыны аерым бар, бозаулаганнан соң сыерларны тагын башка урыннарга күчерәләр, бозауларны сменалы профилакторийларга тапшыралар. 55-60 бозау булганнан соң, аларны барысын бергә бер урында калдыралар. 4 ай буенча бозаулар бер бинада торалар, шулай иткәндә, алар инфекцияләргә һәм стресска азрак бирешәләр. Бүгенге көндә шундый 9 профилакторий бар.

Эшне шулай оештыру һәм яңа туган бозауларга вакытында вакцинация ясау яхшы нәтиҗәләр бирә. Бүгенге көндә Кукмара районында терлекләрнең сакланышы 97 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International