Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Словениядә

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Словения башкаласы – город Люблянага килде.

Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар.

Халыкара аэропортта кунакларны Словения Республикасында Россиянең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Доку Завгаевкаршылады.

Делегация килүгә беренче эш итеп Татарстан Республикасының сәнгать осталары концертында булдылар («Гранд отель Юнион» отеленең концерт залы, Любляна).

Бу чарага мәртәбәле кунаклар булып Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Россиянең элемтә һәммассакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасында Россиянең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Доку Завгаев килгән иде.

Делегациянең ике көнлек эш визиты программасында (2014 елның 15-16 декабре) - эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, шул исәптән Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек һәм башкалар белән очрашулар.

Моннан тыш, Татарстан кунаклары Словениянең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Само Хрибар-Милич белән сөйләшүләр үткәрәчәк һәм Словения — Татарстан эшлекле форумында (Словения ССП конференц залы) катнашач

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International