Кичә игкнчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә чит ил азык-төлек товарларына алмаш булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарага Татарстанның товар җитештерүчеләре чакырылды. Киңәшмәнең төп темасы- республикада җитештерелә торган продукциянең электрон каталогын булдыру. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышының “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен базарларга чыгару турында”гы мәсьәлә буенча 2014 елның 19 сентябрендәге беркетмәсенең 2.3 пунктын үтәү йөзеннән “Татарстан Республикасының дәхләт заказы агентлыгы” ДУП белән берлектә бу каталог белән эшләү буенча җаваплы белгечләрне укытөны оештырды.
Электрон каталог агымдагы елның 1 ноябреннән эшли башлады. Анда республика аграр комплексының 36 предприятиесе теркәлде. Үз күрсәткечләрен беренчеләрдән булып «Бөреле” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Чаллы-икмәк” ҖЧҖ, «Майский»ТК” ҖЧҖ, «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ керттеләр 1әм каталаог буенча эшли башладылар.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, хәзер каталог базасы төзелә, декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы АПКсының мөмкин кадәр күбрәк предпариятиеләрен теркәргә кирәк булачак. Киләчәктә муниципаль ихтыяҗлар, мәктәпләргә, мәктәпкәчәучреждениеләргә хастаханәләргә кирәкле әйберләр электрон каталаог аша алыначак. нут пользоваться покупатели, планируется, что закупки для муниципальных нужд, школ, дошкольных учреждений, больниц и т.д. будут производиться через электронный каталог.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, бу мәсьәлә декабрьдә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча икътисадый советта каралачак, диде. “Дәүләт заказы агентлыгы” ДУП
генеральный директоры Яков Геллер укытуны оештыру мәсьәләсенә җентекләп тукталды.
Катнашучылар каршында шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Стратегик үсешне фаразлау идарәсе башлыгы Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет рәисе Валерий Гогин, р AV Group административ директоры Илья Захаров чыгышлар ясадылар.
Импортны алмаштыру, электрон каталог буенча җентекле мәгълүмат белән Министрлык сайтында (http://agro.tatarstan.ru/rus/info.php?id=622690) сылтама буенча танышырга мөмкин.