Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фермерлыкны үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

1 июльдә Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда депутатлар. көн тәртибенең төп мәсьәләсе буларак, крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм авылда эшкуарлыкны үстерү турындагы хаконнарның үтәлешен карадылар.

Контрольдә тора торган әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда хәзерге вакытта 4667 фермер хуҗалыгы һәм 446 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Алар республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерә. Кече рәвешле хуҗалыкларны үстерүдә төп ярдәм – еллыкпроцент ставкаларын субсидияләп, ташламалы кредитлар бирү. 2006-2013 елларда авылларда яшәүчеләр тарафыннан 34 млрд сумга 132, 6 мең кредит алынган. Агымдагы елда 1 июньгә 2,9 млрд сумга 9,9 мең кредит алу очрагы теркәлгән.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, республикадагы терлекләрнең өчтән бере диярлек кече секторда карала, шуңа күрә халыкның терлеген һәм кош-кортын аренда түләве аша, натуралата түләп һәм турыдан-туры сатып, терлек азыгы белән тәэмин итү кече авыл хуҗалыгы бизнесына ярдәм итүнең өстенлекле юнәлеше булып санала. Шулай ук гаилә фермаларына ярдәм итүгә дә зур игътибар бирелә. Дәүләт ярдәме буларак, фермалар территорияләрен төзекләндерү, сыерлар сатып алганда тере 1 кг авырлыкка 40 сумнан, бирү, эре мөгезле терлекләрне, дуңгызларны һәм кәҗәләрне симертүгә 1 килограммга 30 сумнан субсидияләр бирү киң кулланыла. 2012 елдан башлап крестьян хуҗалыклары өчен “Яшь фермерларга ярдәм итү” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Яшь фермерлар өчен грант суммасы 1,5 млн сумнан артык каралган. Ике ел эчендә мондый грантларны 161 хуҗалык алды, аларның гомуми суммасы 225 млн сумнан артыграк.

Фермерлыкны үстерүдәге төп проблемалардан Ришат Хәбипов крестьян хуҗалыкларының кискен генә кимүен билгеләп китте. 2013 елда гына да 2573 хуҗалык юкка чыккан, ә теркәлүчеләр саны барысы 679 гына. Авылдагы кече бизнестан актив кешеләр китүенең төп сәбәбе пенсия фондына мәҗбүри кертемнәрнең артуында, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Шулай ук республика районнарында үз эшеңне ачу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм крестьян утарларына җир бирүгә һәм аларны рәсмиләштерүгә кагылышлы проблеманың булуы да кече хуҗалыкларга кыенлыклар тудыра. 

Министрлык нотыгы буенча фикер алышуда комитет рәисе Валерий Васильев, аның урынбасары Илсур Сафиуллин, депутатлардан Илшат Хәйруллин, Рафаэль Нуретдинов, Марат Хәйруллин, Татарстанның фермерлар һәм крестьян утарлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашты, алар күрсәтелгән проблемалардан чыгу юлларын тәкъдим иттеләр. 

Комитет кабул итегән карарда җир фондын крестьян хуҗалыклары эшчәнлеге өчен. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар булдыру һәм аларны киңәйтү өчен тулыландыру эшен активлаштыруның зарурлыгы турында билгеләнә. Комитет җирле үзидарә органнарына авылда яшь белгечләрне җир белән тәэмин итү өчен һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары өчен җир кишәрлекләренең резерв фондларын булдырырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы эшкуарлыгын үстерүнең хокукый базасына бәйле законнарны камилләштерүгә бәйлефикерләр бирергә тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектлары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International