Рөстәм Миңнеханов Италия делегациясе белән очрашты

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Италиядән «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе делегациясе белән очрашты, делегация компаниягә нигез салучы һәм аның президентыЛуиджи Кремонини җитәкчелегендә килгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшереп китәбез, Италиянең «Кремонини груп» компаниясе азык-төлек продукциясеҗитештерү һүм дистрибуцияләү, шул исәптән эре мөгезле терлек эшкәртү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта компания Оренбург өлкәсендә ит эшкәртү заводын төзү проектын эшли. 2010 елда «Кремонини» Inalca JBS S.A Бразилия корпорациясе белән берлектә Мәскәүастында ит эшкәртү комплексы ачканнар иде. Ул иттән ярымфабрикатлар әзерләү белән шөгыльләнә.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул, Татарстанда агросәнәгать комплексына җитди игътибар бирәләр, шул исәптән терлекчелеккә дә, диде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада бүген ит терлекчелеге иярчен бизнес буларак кабул ителә, әмма әлеге мәсьәлә бик актуаль һәм аның перспективасы зур. - Бүгенге рәвеш безнеңихтыяҗны канәгатьләндерми, әлеге бизнесны махсуслаштырырга кирәк, Татарстан өчен – бу өстенлекле юнәлешләрнең берсе, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Кремонини груп» компаниясенең ит терлекчелеге өлкәсендә тәҗрибәсе тзур булуын әйтеп китте, бу тулы цикл – терлекне үстерүдән башлап продукция җитештерү һәм аны дистрибуцияләүгә кадәр. Татарстан өчен сезнең тәҗрибә кызыклы, дип әйтте ул, безнең өчен бизнесны оештыруда дөрес алым булдыру бик әһәмиятле.

«Кремонини груп» компаниясе президенты Луиджи Кремонини, үз чиратында, Татарстан – бизнес өчен уртак ихтыяҗлар табырга мөмкин булган төбәке, диде. Ул җитештерүнеңбарышы турында, гомумән алганда, Евросоюз илләрендә ит терлекчелегенең үсеше турында кыскача сөйләп узды. Луиджи Кремонини әйтүенчә, бүген кулланучылар ихтыяҗларынканәгатьләндерү өчен яңа алымнар табу, яңа технологияләр эшләү мөһим. - Без Россия белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга телибез, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов итальян җитештерүчеләренә Татарстанга игътибарлык күрсәтүләре өченрәхмәт белдерде. Бу безнең беренче очрашуыбыз, дип әйтте ул, алга таба уңышлы хезмәттәшлек итү өчен бер-беребезнең мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын өйрәнергә кирәк,диде.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашудан соң Италия делегациясе Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Әлки, Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып йөрде. Югары Ослан муниципаль районында алар Мәйдан авылындагы 2400 эре мөгезле терлек урнашкан симертү комплексында булдылар. «Ангус» и «Шароле» токымлы ит терлеген үстерү технологиясе, ашату рационы, аларны тоту шартлары белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International