Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Рафаэль Әхмәтовны котладылар.
2026 елның гыйнвар-апрель айларында Россельхозбанк Идел буе федераль округы аграрийларына сезонлы эшләр өчен 48,4 млрд сум акча бирде. Бу күрсәткеч буенча округ илдә икенче урынны алды. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе йомгаклары буенча журналистларга Россельхозбанк Идарәсе рәисе Борис Листов сөйләде.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Сабан культуралары 1 млн. 611 мең га мәйданда чәчелгән, бу - планнан 94%. Мондый белешмәләрне бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.