Татарстанның терлекчелек предприятиесе "Агролидер-2025" премиясе лауреаты булды

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

«Агравия» халыкара күргәзмәсендә «Агролидер - 2025» илкүләм премиясенең «Терлекчелек» категориясендә җиңүчеләрне рәсми бүләкләү тантанасы узды.

Ике көн буена «Терлекчелек» категориясенең төрле номинацияләрендә - кече төбәк хуҗалыкларыннан алып Россиянең эре предприятиеләренә кадәр - 50гә якын җиңүче бүләкләнде. Ачык тавыш бирүдә 20 меңнән артык кеше катнашты, ә гаризаларны илнең 40 төбәгеннән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җибәргән иде.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ «Ит терлекчелеге: дуңгыз ите - урта предприятие» номинациясендә эксперт премиясендә җиңүче булды. Хуҗалыкта 87 мең баштан артык дуңгыз исәпләнә, ә 2025 елда 22 мең тоннадан артык ит җитештерелгән.

«Агролидер-2025» илкүләм премиясе финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы аның инновацион партнеры — «ВИК» компанияләр төркеме һәм чараның иганәчесе - «Балтийский лизинг» ҖЧҖ ярдәмендә үткәрелде.

“Премиянең ике көне дә бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды - барлык катнашучыларга, партнерларга, кунакларга бәйрәм атмосферасы тудырганнары, ярдәм итүләре өчен һәм Россия авыл хуҗалыгында ирешелгән югары казанышлар өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар: Ольга Мазанова һәм Сергей Профатилов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International