Марат Җәббаров “Татарстан Республикасының эпизоотик иминлеген тәэмин итү - төп бурычларның берсе булып тора”

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә ветеринария идарәсенә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк хакимиятләренең тиешенчә финанславын билгеләп үтте.

“Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте матди-техник тәэмин итү, хезмәт хакы, белгечләр әзерләү кебек төп күрсәткечләр буенча, һичшиксез, лидерлар рәтендә”, - диде Андрей Муковнин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 2025 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елда эпизоотиягә каршы чаралар планы тулысынча үтәлгән. Ел дәвамында дәүләт һәм җитештерү хезмәтләре белгечләре тарафыннан 510 миллионнан артык вакцинация, биш миллион ярымнан артык диагностик тикшеренү, 77 миллионга якын паразитларга каршы эшкәртү үткәрелгән. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 14 мең бинада дезинфекция үткәрелгән - бу 19 миллион квадрат метрдан артык мәйдан.

Федераль Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев идарә эше турында сөйләде һәм алдагы эш өчен мөһим аспектларны ассызыклады, болар - предприятиеләрнең биоякланышын көчәйтү; терлекләр кайтаруны контрольдә тоту; предприятиеләрдә хезмәткәрләрне укыту; мониторинг һәм авыруларны алдан ачыклау; төрле ведомстволар арасындагы гамәлләрне координацияләү.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2025 елга йомгаклар ясады, шулай ук актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе - республика территориясенә хәтәр авыруларның керү куркынычы булуын билгеләп үтте.

2026 елгы төп бурычларга ул түбәндәгеләрне кертте: Татарстан Республикасының эпизоотик иминлеген тәэмин итү; терлекчелек предприятиеләрен һәм хуҗалыкларын биологик яклау; терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу; яшь белгечләрне җәлеп итү; ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләү өлкәләрен киңәйтү; биологик калдыкларны утильләштерү программасын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International