Саха-Якутия Республикасы вәкилләре мелиорация өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстанга мелиораторлар тәҗрибәсен өйрәнергә Саха-Якутия Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павлова Сахаяна Афанасьевна җитәкчелегендә Саха-Якутия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрлыгы вәкилләре килде. Делегация составына «Мелиоводхоз идарәсе» ДБУ җитәкчесе Махаров Дмитрий Дмитриевич, «Игенчелек хезмәте» ДБУның Мегино Кангалас улусы баш агрономы Бурнашев Василий Николаевич, «Игенчелек хезмәте» ДБУның Усть-Алдан улусының баш агрономы Белолюбский Прокопий Алексеевич кергән.

«Агроволга-2024» халыкара күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында алар мелиорация буенча түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар, мелиорация техникасының күрсәтмә үрнәкләрен карадылар. «Приволжскмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин Якутия вәкилләренә «Казан ЭКСПО» территориясендәге сугарулы сорт сынау кишәрлекләрен күрсәтте, мелиорация, селекция һәм агрохимия өлкәсендәге казанышлар турында җентекләп сөйләде. Мелиорациянең күргәзмә стендында Марс Хисмәтуллин конкрет хуҗалыклар мисалында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең сугаруда яшелчә культуралары үстерү буенча казанышлары турында сөйләде, Татарстанда мелиорация буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштырды.

Якутия игенчеләре Казанның су сиптерү техникасы заводында булдылар, Лаеш районында насос станцияләрен, гидротехник корылмаларны карадылар. Шулай ук Мамадыш районындагы Р-Агро агрофирмасының терлекчелек комплексларында һәм азык үзәкләрендә булдылар.

Алар Россиядә бердәнбер саналган «Агробиотехнопарк» тәҗрибә-сынау агрополигонында булдылар. «Агробиотехнопарк» эшчәнлеге турында Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм «Агробиотехнопарк» директоры Рөстәм Низамов сөйләделәр. Билгеләп үтелгәнчә, Агробиотехнопарк — ул аграрий-галимнәр өчен сынау полигоны, ул үз эченә теплица һәм лаборатория комплексларын, тәҗрибә-сынау кырларын, саклагычларны, ангарларны, сугарулы тәҗрибә кырларын үз эченә ала.

Сәфәр йомгаклары буенча, мелиорация өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсен һәм фәнни эшләнмәләрен файдаланып, якын киләчәктә Саха-Якутия Республикасының авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясен эшләү өчен Казан аграр университеты галимнәрен, мелиорация тармагы белгечләрен һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләрен җәлеп итү турында ике республиканың аграр ведомстволары арасында килешүгә ирешелде.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International