Кукмара районыннан килгән тана иң матуры дип танылды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

«Агроволга 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында өченче тапкыр сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр йөреше буенча «Краса Агроволги» конкурсы уздырылды.

Иң-иңнәре исемен алуга 38 нәсел хуҗалыгыннан сыерлар дәгъва кылды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.

Сыерлар экстерьер линияләре билгеләре буенча бәяләнде. Төп билгеләр саны - 20 иде. Барлык билгеләр комплекслы блокларга бүленгән: сыерның сөтлелеге, тазалыгы, гәүдә төзелеше, сайлау критерийларының берсе - сыерның йөреше.

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен конкурска голштин-фриз токымлы эре мөгезле эре терлекләр үрчетүчеләрнең Венгрия Республикасы илкүләм ассоциациясенең халыкара профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш чакырылган.

Конкурста өч төп номинация билгеләнгән иде: Гранд-чемпион булып Кукмара районының «Урал» АХҖК сыеры танылды, чемпион булып Зеленодольск районының «КВ-Агро» АҖ сыеры танылды, Вице-чемпион исеменә Әтнә районының «Таң» АХҖК сыеры лаек булды.

Моннан тыш, 13 номинациядә иң яхшы терлекләрне билгеләделәр:

Иң яхшы темперамент номинациясендә - «СП Смаиль» ҖЧҖ (Балтач районы);

Иң яхшы гәүдә озынлыгы - «Северный АХП» ҖЧҖ (Арча районы);

Иң яхшы күкрәк киңлеге - «Урал» АХҖК (Кукмара районы);

Иң яхшы арка линиясе - «Мәңгәр» АХҖК (Әтнә районы);

Яннан караганда иң яхшы аяк-тояклар торышы - «Гаврилова» АФ» ҖЧҖ (Кукмара районы);

Арттан караганда иң яхшы аяк-тояклар торышы - «Уңыш» АФ» ҖЧҖ (Әтнә районы);

Тоякларның авышлык почмагы - «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ, Наратлы торак комплексы (Бөгелмә районы);

Иң зур терлек - «Муллаиле мегафермасы» ҖЧҖ (Зеленодольск районы);

Оптималь тазалык параметрлары - «Нәсел эше» ҖЧҖ (Әлки районы);

Иң яхшы киңлектәге оча башы сөяге - «Уңыш» АФ» ҖЧҖ (Әтнә районы);

Гармонияле йөреш - «Возрождение АФ» ҖЧҖ (Арча районы);

Иң яхшы токымлы баш - «Продпрограмма АПК» ҖЧҖ (Мамадыш районы);

Сөтле тип чагылышы - «Шытсу АХП» ҖЧҖ (Саба районы).

Конкурс кысаларында шулай ук иң яхшы хендлерларны бүләкләделәр. Өченче урынга Балтач районының «СП Смаиль» ҖЧҖеннән Рамазан Хәсәнов лаек булды, икенче урында – Зеленодольск районының «Кв-Агро» АҖеннән Зөһрә Галимҗанова. Алексеевск районының «Мегаферма Лебяжье» ҖЧҖеннән Гөлчәчәк Сәлахиева хендлерлар арасында җиңүче дип танылды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International