Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2021 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасының үтәлешенә йомгаклар ясалды.
Узган ел Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 17,5 млрд. сум күләмендә финанслау каралган иде. Быел федераль акчалар күләме узган ел дәрәҗәсендә килештерелгән.
Быел, профильле комитет башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексы алдында конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру һәм тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын арттыру буенча җитди бурыч тора. 2022 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 2021 елдагы бәяләр чагыштырмасына карата якынча 110% күләмендә фаразлана.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, 2021 ел Татарстан аграрийлары өчен җиңел булмады, дип билгеләп үтте.
Һава шартлары начар булуга карамастан, узган ел 2,3 млн. тонна ашлык җыеп алынды. 2022 ел уңышы өчен 479 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелде (шуннан 368 мең га - көзге бодай, 103 мең га - көзге арыш).
“Тулаем алганда, чәчүлекләрнең кышлавы яхшы бара, - дип хәбәр итте хезмәттәшләренә Наил Залаков, - уҗымнарның күпләп һәлак булу куркынычы юк”.
Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә актив әзерләнә.
Узган ел барлык категория хуҗалыкларда 1 миллион 958 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан 6601 кг сөт савып алынган, соңгы 5 елда терлекчелек объектларын төзүгә 91 млрд.сум акча тотылган, шул исәптән сөт терлекчелегендә 59 мең башка яңа терлек биналары файдалануга тапшырылган, 117 мең башка 1178 сыер абзары капиталь ремонтланган һәм модернизацияләнгән.
2021 елда 14,6 мең башка исәпләнгән 20 яңа сөтчелек фермасы һәм комплексы файдалануга тапшырылган. Бу елга өстәмә рәвештә 40 мең тонна сөт алырга мөмкинлек бирде. 2022 елда 17 мең баш сыерга исәпләнгән тагын 20 яңа сөтчелек комплексы сафка басачак.
АПКның техник базасын яңартуга килгәндә, узган ел модернизацияләүгә бюджеттан 1,8 млрд.сум бүлеп бирелде, 4,8 мең берәмлек техника яңартылды. Дәүләт программасын үтәү кысаларында 2022 елга техника паркында 250 трактор, 110 ашлык җыю комбайны һәм 25 азык җыю комбайны яңартылачак.
Республикада кече хуҗалыкларга зур игътибар бирелә. Бүген республикада 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Ел саен шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2 миллиард сумнан артык грант һәм субсидияләр бирелә.
Наил Залаков азык-төлек продуктларына бәяләр үсешен тоткарлап тору өчен күрелә торган чараларга аерым тукталды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу мәсьәләне хәл итүдә зур ярдәм булды. Аерым алганда, яшелчә бәяләре 48%ка, йомырка һәм сырларга бәяләр – 30%ка, шикәр комына 10%ка түбәнрәк булган. Ярминкәләрдә барлыгы 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган.
Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Министрлыкның һава шартлары катлаулы булган ел чорында башкарылган эшен югары бәяләде һәм күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бүгенге көндә республикада көзге культураларның торышы яхшы, ә аграрийлар язгы кыр эшләренә актив әзерләнә, дип билгеләп үтте.