Татарстан АПКсының 715 хезмәткәре коронавирустан вакцинация ясатты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елның 22 апреленә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 715 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Иң күп хезмәткәр «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ предприятиесендә прививка ясаткан.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров вакцинацияләүнең икенче этабын узды. “Бернинди кыенлыклар да булмады. Җиңел кичердем”, - дип билгеләп үтте министр һәм хезмәттәшләренә үзләрен һәм якыннарын куркыныч чирдән саклау учен нәтиҗәле чарадан файдаланырга киңәш итте.

Гомумән алганда, 2553 хезмәткәр вакцинация узуны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада һәркөнне 150дән артык прививка пункты эшли.

Шуны белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куллану рөхсәт ителә;

-Беренче һәм икенче прививка арасындагы Интервал, вакцина ясалган 1нче көнне исәпләмичә, 21 көн тәшкил итә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек - 100%;

-Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчекләреннән гыйбарәт, анда S протеины бар һәм аңа карата каршы тәнчекләр(антитела) барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү мөмкин түгел;

-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән затларның федераль регистрына кертелә һәм андагы белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцинация ясалган гражданның шәхси кабинетында QR коды белән вакцинацияләүнең электрон паспорты булдырыла.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы бар:

1.РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ),

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы,

3.бердәм 122 номеры,

4.КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп,

5.поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International