Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сыра кайнату арпасы җитештерү турында фикер алыштылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сыра кайнату арпасы җитештерү буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «EFES» ЯАҖенең сыра кайнату компаниясе, «РАЦИН» АҖ вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «EFES» ЯАҖ арасында төбәк территориясендә агросәнәгать программасын эшләтеп җибәрү турында килешү имзаланган иде. Сыра кайнату арпасын халыкара сыйфат стандартлары буенча үстерү буенча агросәнәгать программасы Россиянең берничә төбәгендә моннан 16 ел элек AB InBev Efes тарафыннан эшләтеп җибәрелгән иде. Ул катнашучыларга, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АКШ, Европа, Латин Америкасы илләренең алдынгы хуҗалыкларында кулланыла торган заманча технологияләр һәм иң яхшы дөньякүләм практикалар, инновацияләр тәкъдим итә. Программа сыра кайнату арпасының сыйфатын яхшыртырга, табигый ресурсларны куллануның нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттырырга, чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Программада катнашучы хуҗалыклар кырларның спутник мониторингы нәтиҗәләреннән, чиктәш тармаклардагы иң яхшы агрономнарның һәм экспертларның күрсәтмәләреннән файдалану мөмкинлеге алалар, үстерү шартларын һәм сыйфат буенча таләпләрне үтәгәндә сату күләмнәрен планлаштыру мөмкинлегенә ия булалар.

Әйтергә кирәк, 2020 елда «EFES» ЯАҖ белән берлектә республиканың 15 районыннан 24 хуҗалык эш алып барды. 2021 елда тагын 8 районны җәлеп итеп, җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла.

Киңәшмә барышында катнашучылар сыра кайнату арпасы җитештерү һәм Татарстан Республикасында сатып алу кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә кырларда деспин сортын чәчәргә киңәш ителә. Кыр эшләре барышында аммиак селитрасы, җыелма һәм комплекслы ашламалар кулланырга тәкъдим ителә.

AB InBev Efes вәкиле арпага документлар рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде. “Ярашлылык декларациясе 2021 елның 1 мартыннан росаккредитация сайтында электрон форматта теркәлә. Декларациянең гамәлдә булуын теркәү яки туктату өчен Сервис аша түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:шәхси эшкуар яки юридик зат буларак, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теркәлергә, электрон имза алырга, декларацияне квалификацияле электрон имза белән имзалау өчен плагин күчереп алырга һәм урнаштырырга кирәк”, - дип сөйләде ул.

Түләүне 2021 елның декабренә кадәр кичектерү юлы белән арпаны кредитлау мөмкинлеге турында «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәмәтов сөйләде.

"Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе арпа өчен бурычны график нигезендә түбәндәгечә кичектереп түли ала:арпа суммасыннан беренче 10% 2021 елның апрель-сентябрь айларында тигез өлешләр белән түләнә, аннары кайтарылган арпа суммасыннан ай саен 30%лап – 2021 елның октябреннән декабренә кадәр», - дип билгеләп үтте ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, минераль ашламаларга пакет тәкъдиме буенча бирелә торган лимитлар сыра кайнату арпасы орлыгының һәм үсемлекләрне яклау чараларының күпме кирәк булуына бәйле. Алынган товарлар өчен «РАЦИН» АҖенә булган бурыч 2021 елгы уңышның сыра кайнату арпасы ашлыгы белән капланачак. Гаризаны рәсмиләштерү өчен югарыда күрсәтелгән товарларны сатып алуга төзелгән заявканы «РАЦИН» АҖенә түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:sergeev.racin@tatar.ru. Тулырак мәгълүматны 8(843) 221-77-17,89874124837 телефоннары аша алырга мөмкин.

Киңәшмә 2020 елда сыра кайнату арпасы буенча иң яхшы партнерларны һәм арпа белән иң яхшы тәэмин итүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International