Марат Җәббаров:Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы үсеше өчен резервлар күп

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чүпрәле районында булды.

Район Мәдәният йорты фойесында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Аннары Марат Җәббаров Чүпрәле район Советының 2020 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2021 елга бурычларны карауга багышланган утырышында катнашты.

Быел район игенчеләре бөртекле культуралардан рекордлы уңыш алдылар -128 мең тоннадан артык, уртача уңдырышлылык - гектардан 33,8 центнер. Шикәр чөгендереннән яхшы уңыш - 95 мең тонна, уңыш гектардан 345 центнер тәшкил итә. Майлы культуралар 7 мең тоннадан артык җыелган. 2021 ел уңышы өчен ныклы нигез салынган. 10 мең тоннадан артык сабан культуралары орлыгы саклауга салынган. Орлык материалын яңарту өчен 2 мең тоннадан артык югары репродукцияле орлык сатып алынган.

Йомгаклау утырышын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачты.

Ул үз чыгышын Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте адресына авыл халкының тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерүдән  башлады.

«Социаль-икътисадый күрсәткечләрнең фаразланган күрсәткечләренең төп өлеше авыл хуҗалыгы тармагына карый. Биредә халыкның 30%ы эшли. Районда төрле милек рәвешләрендәге 5 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 60 крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Узган елның социаль-икътисадый күрсәткечләреннән күренгәнчә, аграр секторның алга таба үсеше өчен мөмкинлекләр күп. 2020 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 2,6 млрд. сум тәшкил итте, үсеш - 6%. Ел йомгаклары буенча районның агросәнәгать комплексы тармагы республикада 23 урында тора», - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Шуны билгеләп үтәргә, Чүпрәле районында, нигездә, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асрауга нигезләнгән авыл тормыш рәвеше саклана. Мәсәлән, 2021 елның 1 гыйнварына районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 16314 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 5 313 савым сыеры бар.

Марат Гафаров сүзләренә караганда, районның кече эшкуарлыкны үстерүгә крестьян-фермер хуҗалыклары зур өлеш кертә. Районда 101 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Аларда 1248 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 465 баш савым сыеры бар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үз чыгышында агымдагы елга төп бурычларны билгеләде.

“Чүпрәле районы үз алдына куйган бурычларын шактый уңышлы хәл итә, әмма файдаланылмаган резервлар да бар әле, һәм иң зур икътисадый күрсәткечләргә ирешү өчен алар җитәрлек. Яңа технологияләрне күбрәк кулланырга, ашламалар белән эшләргә кирәк. Бүген моның өчен барысы да бар. Дәүләт тарафыннан да шактый зур ярдәм күрсәтелә. Мул уңыш үстергән кеше акчасын да яхшы ала. Күрсәткечләрне тагын да күтәрергә тырышырга кирәк әле”, - диде ул.

Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров алдынгылар слетында катнашты һәм Чүпрәле районының иң уңган хезмәтчәннәренә Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International