ТР аграрийлары чәчү эшләрен башкару өчен, 5 млрд. сум кредит акчаларын сарыф иткән

2013 елның 6 апреле, шимбә

ТР аграрийлары чәчү эшләрен башкару өчен, 5 млрд. сумнан артык кредит акчаларын сарыф иткән. Бу, 2012 нче елга караганда, 1 млрд. сумга артыграк, дип хәбәр итте бүген республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов.

Аның сүзләренчә, кредитларның артуы чәчү кампаниясен уздыруга яхшы тәэсир итәргә тиеш.

Шул ук вакытта Минсәгыйрь Нуртдинов билгеләвенчә, үз чыганаклары аз яки чикле булган хуҗалыкларның кредитлары иң азы. Шул ук вакыта ул хәбәр иткәнчә, күп кенә хуҗалыклар чәчү эшләренә әзер. Инде кайбер районнар көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International