Кыр хәбәрләре: Зәй районында чәчүлекләрне кабул итү узды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

27 майда Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү башланды. Анда район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, «Агрокөч» холдингының Директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм үсемлекчелек белгечләре катнашты.

Тикшерү барышында кыр культураларына, чәчүнең сыйфатына һәм кырларның чүп үләннәрдән чистартылуына аерым игътибар бирелде. Чәчүлекләрне кабул итү гадәттәгечә иртә таңнан «Нива» ҖЧҖ кырларында башланды. Чәчүлекләрне кабул итүдә әлеге басуда эшләүче механизаторлар да катнашты.

Нәҗип Кәримов сүзләренә караганда, районда язгы кыр эшләре технологик таләпләрне үтәп башкарылган. Туфракны сыйфатлы итеп көздән эшкәртү, чәчү алдыннан эшкәртү, минераль ашламалар кертү, яфрактан тукландыру, үсемлекләрне химик яклау яхшы шытымнар бирә, нәтиҗәдә - мул уңыш көтелә.

“45 мең гектар сабан культураларының 16965 гектарын - арпа, 6414 гектарын - сабан бодае, 1858 гектарын - орлык кукурузы, 9084 гектарын - шикәр чөгендере, 1996 гектарын - көнбагыш, 3239 гектарын рапс һәм башка культуралар били”, - дип анализлады вәзгыятьне район башлыгы.

Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм һәр игенче язгы кыр эшләренә оешкан төстә катнашты, дип билгеләп үтте район башлыгы. Бу ел уңышын хәзер үк фаразларга мөмкин. Чәчүлекләрнең торышы яхшы. Чәчүлекләрне кабул итү йомгаклары буенча язгы кыр эшләрендә катнашкан иң яхшы аграрийлар билгеләнәчәк. Чәчү батырына традиция буенча «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителәчәк, иң яхшы 10 механизатор 50шәр мең сум алачак, 100 механизатор 4әр мең сум алачак. Иң яхшы бүлекчәләр шулай ук акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Гомумән алганда, карау нәтиҗәләре буенча уңай бәя бирелде: басулар чиста шытымнар әйбәт. Кырларда чәчүлекләрне тукландыру һәм корткычларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International