Район хәбәрләре: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Сарман районында азык җыю техникасының урып-җыюга әзерлеген тикшерде

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

20 май көнне Сарман районында терлек азыгы җыю техникасы паркына һәм 2020 елгы азык саклау урыннарына елдагыча тикшерү уздырдылар. Комиссия эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов һәм башка җаваплы затлар катнашты. Чара барышында алар "Җәлил", "Сарман" һәм"Нөркәй" агрофирмаларында булдылар.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен, комбайнчыларын, механизаторларын, белгечләрен сәламләп: “Быел районга 40 мең тонна сенаж һәм 44 мең тонна силос әзерләү бурычы куелды. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”,- диде ул.

Комиссия әгъзалары техниканы кабызган килеш аның һәр агрегатының ничек эшләвен тыңладылар һәм эшкә әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Тикшерү барышында хуҗалыкларда ремонт бригадаларының булуы, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары исәпкә алынды. Сенаж базаларының һәм ындыр табакларының торышына аерым игътибар бирелде

Чара ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов механизаторлар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Сарман районы - республиканың үрнәк районнарының берсе. Сез һәрвакыт үз эшегез белән куандырасыз. Быел да  аны тиешле дәрәҗәдә башкарырсыз дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча I урынны «Нөркәй» агрофирмасы алды, II урынны «Сарман» АФ ҖЧҖ һәм «Җәлил» АФ ҖЧҖ бүлештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International