Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл көче» конкурсына йомгак ясалуы турында хәбәр итә. Конкурска республиканың 19 районыннан 24 проект бирелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 6 номинациядә узды: авыл яшьләренең гражданлык-хокукый грамоталылыгын үстерү; авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу; һөнәри юнәлеш һәм үзбилгеләнеш; авылда эшкуарлыкны үстерү; гаиләнең социаль институтларын үстерү һәм авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.
Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсендә катнашучылар авылның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим иттеләр һәм 5 номинациядә призлы урыннар алдылар.
«Авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү» номинациясендә Әлмәт районының “Сказители”, Буа районының “Бегоселы”, Биектау районының “Иҗат йорты” һәм “Тулпар” проектлары җиңде.
"Һөнәри юнәлеш һәм үзбилгеләнеш" номинациясендә призлы урыннарны Әгерҗе районының "Пчелино", Питрәч районының "АМО - Питрәч", Балык Бистәсенең "Молодо не зелено" һәм Чирмешән районының "Айда в село" (“Әйдә авылга”) проектлары алды.
«Гаилә социаль институтларын үстерү» номинациясендә Балтач районының "Балтач" проекты, Кама Тамагы районының "Гармоничное звание" (“Яңгырашлы атама”), Менделеевск районының "Монайка" һәм Теләче районының "Дуслык күпере - Мост дружбы " проектлары хупланды.
"Авылда эшкуарлыкны үстерү" номинациясендә Бөгелмә районының "Авыл кешеләре", Мамадыш районының "Омар ханлыгы" һәм Түбән Кама районының "Бавария" проектлары җиңде.
“Авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу” номинациясендә - Азнакай районының “Батырлар”, Баулы районының “Погружение в Этно”, Алабуга районының “Авыл осталары”, Кама Тамагы районының “Авылны саклап калучылар", Түбән Кама районының “Уратма яшьләре”, Яңа Чишмә районының “Артмодерн” һәм Саба районының “Авыл туризмы” проектлары җиңде.
Җиңүче проектлар 50 меңнән 200 мең сумга кадәр мәгълүмати, оештыру һәм финанс ярдәме алачак.