Коронавирус инфекциясе барлыкка килү тормыш рәвешенә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең җитештерү процессларын оештыруга үз төзәтмәләрен кертте. Күбесе продуктларны өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә башлады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы элегрәк фермер продукциясен сатып алу өчен интернет-кибетләрнең исемлеген игълан иткән иде. Хәзер «Майский» теплица комбинаты да яшелчәләр һәм җиләк-җимешне өйгә китереп бирү форматын тәкъдим итә.
«Бу авыр вакытта һәркем өчен өйдә калу, үзләрен һәм якынннарын саклап калу, шул ук вакытта витаминнарны тулы күләмдә алу мөһим. Без барлыкка килгән вәзгыять шартларында гына түгел, ә ел дәвамында сезнең сәламәтлек турында уйлыйбыз», – дип сөйлиләр предприятиедә. Теплица комбинаты хезмәткәрләре сезнең өегезгә кадәр шул көнне иртән өзелгән яшелчәләрне китереп җиткерергә әзер.
Продукция китерүгә заказны, аерым алганда, «Премиум» һәм «Ягодный» яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелмаларын (наборларын) Казан һәм шәһәр яны кешеләре ясый ала, моның өчен WhatsApp 8(987)009-78-87 номерына заявка җибәрергә яисә или инстаграмда «Майский» теплица комплексына хәбәр җибәрергә кирәк.
«Премиум» яшелчә җыелмасы:
1) Сары черри помидорлары – 1 төргәк – 250 гр.
2) Кызыл черри помидорлары – 1 төргәк – 250 гр.
3) Сливасыман кызыл помидорлар – 350 гр.
4) Сливасыман сары помидорлар – 350 гр.
5) Биф.сары помидорлар – 700 гр.
6) Кыска кыярлар – 2 кг.
7) Төсле борыч (микс)– 1 кг.
8) Күк җиләк – 2 төргәк – 125 гр.
9) Җир җиләге – 1 төргәк – 250 гр.
10) Яшел тәмләткечләр – 2 шт.
«Җиләк-җимеш» («Ягодный») җыелмасы:
1) Күк җиләк – 6 төргәк – 125 гр.
2) Җир җиләге – 2 төргәк – 250 гр.
Өйгә китерү шәһәр буенча бушлай, шәһәр яны – 300 сум. Җыелмаларның бәясе – 1999 сум. Заявканы өйгә китерү өчен заказ бирелә торган көннән алдагы көндә 12.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча җибәрергә, төгәл адресны һәм өйгә китерү көнен күрсәтергә кирәк. Заказ өчен түләү контактсыз түләү юлы белән башкарыла.