Марат Җәббаров: авылда 900 мең кеше яши һәм авыл тормыш рәвешен мавыктыргыч һәм цивилизацияле итүдә кооперациянең роле – бәяләп бетергесез

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңа Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең («Татпотребсоюза») 2019 елгы эшенә йомгаклары һәм якын киләчәккә бурычлары буенча кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлар вәкилләренең хисап җыелышы узды.  

Чара башланыр алдыннан республика кооператорлары үз продукцияләренең күргәзмә-сатуын оештырдылар, анда кулланучылар кооперациясенең 17 предприятиесе һәм  Казан кооператив институты катнашты. Экспозиция үзәгендә кооператив музее экспонатлары урнаштырылган иде. 

Башкарылган эш турындагы нотыгында Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, узган  хисап елында система предприятиеләре тарафыннан бер миллиард 693 миллион сумлык продукция җитештерелгән, бу күрсәткеч узган елга краганда 10 процентка күбрәк, диде.  

«Ел буена әзерләү әйләнеше 8 миллиард 159 миллион сумлык булды, үсеш – 15 процент. Бер йортттан уртача 26 мең мумлык продукция сатып алынды, быелгы бурыч – һәр йорттан продукция сатып алуны 30 мең сумга җиткерү. Моны үтәп була, чөнки терлекчелек продукциясе эшләнмәләренә 30 миллион сумнан артык субсидия бирелә. Ресурс – бик зур, шәхси хуҗалыклардан арткан продукция күләме генә дә 30 миллиард сумнана артык», – дип билгеләп үтте Рашат Шәймәрданов.

Кулланучылар кооперациясендә 703 кибет исәпләнә, шулардан 53 модуль, 262 кибеттә райпоның үз хезмәткәрләре сату итә, 319 арендага бирелгән. Елга ваклап сату әйләнеше 4,8 млрд. сум тәшкил итте, үсеш – 5 процент. Бер авыл кешесенә 12,6 мең сумлык товар сатылган. Иң югары күрсәткечләр Кайбыч кулланучылар җәмгыятендә – 34,4 мең сумнан артык, Менделеевскида – 28,7, Алексеевскида – 21,5 һәм Ттәтеш райпосында – 20 мең сум; иң түбән – Кукмара райпосында – 5,8 мең сум, Балтачта – 4,4, һәм Алабуга райпосында – 6,8 мең сум. 

Авыл хуҗалыгы кооперациясе юнәлешенең мөһимлеген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: «Авылда 900 мең кеше яши һәм авыл тормыш рәвешен мавыктыргыч һәм цивилизацияле итүдә кооперациянең роле – бәяләп бетергесез», – дип билгеләп үтте. 

Министр, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе ресурсларын үзләштерү – Татарстан кулланучылар кооперациясенең гадәти эшчәнлек өлкәсе ул, диде. 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 100,3 миллиард сумнан артык продукция җитештерелгән, бу тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 %ын тәшкил итә. Бик аздан санаганда да, халыктан алынган продукция күләменең суммасы 50 миллиард сумнан артып китә. Бу суммадан кулланучылар кооперациясе тарафыннан әзерләү хезмәтләренең гомуми суммасы бик аз өлешне тәшкил итә. Бер хуҗалыктан бары тик 25 мең сумлык кына продукция әәерләнгән, җитештерергән продукциянең 10%ын гына тәшкил итә бу. «Бу бит тулы бер эшкәртелмәгән кыр кадәр», – диде Марат Җәббаров.   

Кулланучылар кооперациясе системасында кеше аз булган һәм үзәкләрдән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүче халыкны көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү зур роль уйный. Бу тармакка дәүләт шактый ярдәм күрсәтә. Узган ел 26 автолавка бирелде, 2018 елда – 77 машина. Вице-премьер атна саен районнар буенча һәр автолавканың эшенә анализ ясарга кушкан иде. 

«Стационар сәүдә булмаган урыннарда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча өч ел эчендә 53 пункт төзелде. Бүгенге көнгә кадәр аларның берсе эшләми, кайберләрен, дөрес урнаштырылмау сәбәпле, башка урынга күчерергә кирәк бу тагын өстәмә чыгымнар дигән сүз», – диде вице-премьер, җир кишәрлекләрен биргәндә районнар башлыкларының моңа игътибар итүләрен үтенеп

Министр Татарстан кооператорларына кадрлар составын үзгәртү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын да ассызыклап әйтте. Системада кооператив югары уку йорты бар. «Яшьләрне беркетү өчен югары белемле белгечләргә бер мәртәбә 300 мең сум түләү каралган, урта махсус һөнәри белем белән килүчеләргә – бер мәртәбә 150 мең сум һәм бер ел буена ай саен 7,5 мең сум», – дип өстәде Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International