АПК хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык конкурсында 9 җиңүче Мюнхенга стажировкага барачак

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Аграр  яшьләр  берләшмәсе  һәм  Бавариянең  рус телле  яшьләре  берлеге арасындагы  хезмәттәшлек  Татарстан  һәм  Германия  яшьләренә  тәҗрибә  алмашу  мөмкинлеге  бирә.   1 сентябрьдән   7 сентябрьгә  кадәр  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  тәҗрибә  алмашу  өчен  Бавария яшьләр  берлеге  вәкилләре  килгән  иде.  

Бавариялеләр Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  булдылар  һәм  гамәлдәге  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  белделәр,  Эшкуарлар  йортында  Эшкуарлык  фабрикасына нигез  салучы    Айдар  Булатов белән  очраштылар,  Чистайда   "Белый Кремль"  сыра  заводында, Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексында,  шулай  ук  Алабуга  районының авыл  туризмы  нокталары  булган  Иске Күклюк  һәм  Олы  Шүрнәк авылларында  булдылар.  

Делегация  составында  яшь  фермерлар  килгән  иде,  шуңа  күрә  тәҗрибә  алмашу  өчен   Татарстанның  яшь фермерлары  белән очрашулар  оештырылды.    Кунаклар  Татарстанның Түбән Кама районында   «Миңлебай» сыр  заводында һәм Түбән Кама районында  виноград  бакчасында  булдылар.  

Искәртеп  узабыз, Татарстан  Республикасының  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  һәм Германиянең Бавария  рус телле  яшьләре  берлеге арасындагы  хезмәттәшлек 5 еллап  дәвам  итә.   Шул  вакыт  эчендә, ел  саен  була  торган    стажировкалардан  тыш,  бергәләп  эшләү нәтиҗәсендә  шактый  күп   уртак  проектлар  гамәлгә ашырылды.  Мәсәлән, бу  елның  ноябрендә  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  арасындагы  һөнәри осталык  конкурсында  9  җиңүче  ике  атнага  Мюнхенга стажировкага  барачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International