«Сер юк – эшләргә кирәк»: Алексей Калеев кабат Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысы кубогын алды

2019 елның 23 августы, җомга

Түбән Кама  районында  район  җитәкчелеге  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   белгечләре  белән берлектә  урып-җыю эшләренең барышын бәяләде  һәм  бу  атнадагы  иң яхшы  комбайнчыларны  бүләкләделәр. Кунаклар  белән,   Елантово авылы янындагы  кырда эшләүче  игенчеләрне  шатландырып, иҗат бригадасы  - «Илһам»  эстрада  ансамбле  килгән  иде. 

Хәзер хуҗалыкларда  уракның  кызган  чагы. Игенне  вакытында  һәм югалтуларсыз  җыеп  өлгерү  өчен  игенчеләр бу  көннәрдә   иртә  таңнан төнгә  кадәр  диярлек     эшлиләр.    «Уңыш  быел  бик  яхшы,  аерым  урыннарда  иген һәлак  булса да,  Түбән Кама районына  бу  бик  кагылмады, - диләр  белгечләр. – Һәр мизгелдән файдаланып калырга  кирәк.   Мондый  темпларда  без  эшне  вакытында  тәмамлаячакбыз». Хәзер  көзге  культураларны  җыеп алу  бурычы  тора,  аннары - арпа һәм сабан  бодаен.   5 мең гектардан  артык  мәйданда  техник  культуралар  бар  әле: шепкән, шикәр  чөгендере,    горчица һәм  рапс. Соңгысы  хайваннар   азыгы  һәм май өчен  кулланыла.  

Түбән Кама районының иң яхшы  комбайнчысына  күчмә   кубокка һәм акчалата  премиягә     кабат Алексей Калеев  ия  булды,  ул    1 410 тонна  ашлык  суктырган.   Үзенең  туган  көнен  дә  ул,  гадәттәгечә,    комбайн руле  артында  уздыра. Узган  ел да ул  иң  яхшы  комбайнчы  дип  танылган  иде,  хәтта  республика  дәрәҗәсендә, 50 мең  премия  алды.    Икенче  урынга  Илгиз Рәхимов чыкты,  өчен  премиягә  Сергей Поглев ия  булды. 

«Мин үзем  Зәй  районыннан,  - ди  җиңүче. – Комбайнчы булып   7 ел  эшлим инде.  Узган  ел   урак ахырына  кадәр  кубок  атна  сае  миндә  калды.  Минем  һөнәремнең  сере  юк,  бары тик  эшләргә  генә  кирәк. Кыенлыклардан … бердәнбер  нәрсә – һава  торышының  начар булуы яисә  машина  ватылу,  ул чакта  инде  эш туктала. Үз эшемне  яратам,  һәрчак  хәрәкәттә». 

Комбайнчылар өчен  тагын  бер  стимул бар – Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы иң күп чаптырылган  мәйдан һәм  иң  күп суктырылган ашлык  күләме  буенча  500 җиңүчене  билеләячәк.     Уңышны  урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы     60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны  4  комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60  мең сум күләмендәге премияләрне  шулай  ук      иң күп мәйданда   иген  урдыру күләмнәре  буенча    20  механизатор алачак.  Конкурс йомгаклары буенча шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачак.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Түбән Кама районында  23 августка  10,5 мең га мәйданда  ашлык  суктырылган, бу  барлык  мәйданның  47%ын  тәшкил  итә,  36,6 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш    - 35 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International